Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәис Сөләйманов өендә тентү узган


Рәис Сөләйманов башта тикшерү комитетына чакырылган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Русия милли стратегия институты эксперты Рәис Сөләймановның үз өе һәм әнисенең өендә тентү узган. Бу хакта Сөләйманов сүзләренә таянып массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Башта Сөләймановны шаһит буларак тикшерү комитетына чакырган булганнар.

"Әмма инде 20 минуттан соң минем инде шаһит түгеллегем һәм миңа карата җинаять эше ачулары билгеле булды", дип сөйләгән ул.

Тикшерү комитеты Сөләймановка 282нче маддә, ягъни "Дошманлык һәм нәфрәт тудыру, кеше абруен төшерү" нигезендә җинаять эше ачкан. Сөләйманов үзе моны сәяси заказ дип саный.

Декабрь азагында Сөйләймановка социаль челтәрләрдәге үз битләрендә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир", "Ислам дәүләте" террор оешмасы байраклары булган рәсемнәр урнаштырган өчен җиде көнгә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган иде. Соңыннан бу карар үзгәртелеп, ул икенче көнне үк иреккә чыгарылды.

XS
SM
MD
LG