Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русия йөк машиналары өчен транзит хәрәкәтен тыйды


Бүгеннән башлап Украина үзе аша Русия машиналары транзитын туктатты. Күптән түгел Украина машиналарына керүне тыйган Русия Киевның бу адымына ачу белдерде.

Украина хөкүмәте Русия йөк машиналарының үз җире аша транзит белән үтүен тыйды. Бу турыда Украина хөкүмәте карары бар. Мәскәү бу хәлгә ачу белдерде.

"Бу бик мөһим мәсьәлә. Украина хакимиятенең башбаштаклыгы сүрәтендә безнең йөк ташучыларга карата шундый адымнар ясалуы ачу тудыра. Бу мөмкин түгел", диде журналистларга Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков.

Украина премьер-министры Арсений Яценюк транзитны туктатуны Русиянең шундый ук карарына җавап дип атады. Русия Халыкара Сәүдә оешмасы кануннарын бозып Украина йөк ташучыларының Русиягә керүен тыйган иде. Украина активистлары Европа Берлеге һәм Беларуска кергәндә Русия машиналарын туктата башлагача, Русия Транспорт министрлыгы Украина йөк ташучыларын илгә кертмәскә күрсәтмә биргән иде. Активистлар Русия белән сәүдәне туктатырга таләп итә.

1 февральдән Русия һәм Польша арасында машина белән йөк ташу туктады. Тарафлар квоталар турында килешә алмады. Транзит өчен рөхсәт квоталап елына бер тапкыр бирелә. Русиягә машина белән иң күп тауар Германия, Италия, Франция, Нидерланд һәм Испаниядән китерелә.

XS
SM
MD
LG