Русиянең "ВТБ 24" банкы башлыгы Михаил Задорнов Сочида Олимпия уеннарына 1.5 триллион сум тотылган, дип белдерде. Шул ук мәгълүматне Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды биргән иде.
"Олимпия уеннарының, рәсмиләр әйтүченчә, 230 миллиард сум тормаганы сер түгел инде", диде банк җитәкчесе "Дождь" каналына. Внешэкономбанк 249 миллиард сумлык кредит биргән, 822 миллиард сум бюджеттан булган.
2015 елның апрелендә Хисап пулаты Олимпия уеннарын финанслауны тикшереп нәтиҗәләрен игълан итте. Аларның хисабына караганда исә спорт чарасын оештыру 325 миллиард сумга төшкән, аның 103 миллиарды бюджеттан.