Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хайсер Җәмилев вакытыннан алда иреккә чыгарылмады


Хайсер Җәмилев
Хайсер Җәмилев

Әстерхан мәхкәмәсе төрмә мөддәте ноябрьдә тәмамланган Хайсер Җәмилевне вакытыннан алда иреккә чыгармаска, дигән карар кабул итте.

Әстерханның Совет районы мәхкәмәсендә Хайсер Җәмилевне вакытыннан алда иреккә чыгару эше каралды. Мәхкәмә бу мөрәҗәгатьне кире какты.

Хайсер Җәмилев 2013 елның маенда үз йортының ишек алдында гаиләнең якын дусты Февзи Эдемовны ялгыш атып үтерде, кылган җинаятен таныды. Җинаять Кырым әле Украинаныкы булганда кылынган булса да, мәхкәмә һәм төрмә Русиядә булды. Башта билгеләнгән биш еллык төрмә җәзасы соңрак өч ел ярымга калдырылды. Хайсер Җәмилевнең төрмә мөддәте 2016 елның 27 ноябрендә тәмамлана.

Үзе ул бүгенге утырышта видео элемтә ярдәмендә катнашты. Колония вәкилләре аны тәртип бозуда гаепләде. Үзе ул инде дүрт ай җәза изоляторында утырганын белдерде. Адвокат Николай Полозов, Хайсер, Украина президентының кырымтатар хокуклары вәкиле һәм депутат Мостафа Җәмилевнең улы булганга, аның әтисенә басым ясау өчен, төрмәдә тотылачак, диде.

Адвокат Әстерхан район мәхкәмәсенең бүгенге карарын югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG