Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда полиция хатын-кызларга резин ядрәләр атты


Истанбулда полиция хатын-кызлар демонстрациясен куып таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Истанбулда Хатын-кызлар көненә багышланган урам җыенына полиция һөҗүм итте. Хакимиятләр чараны уздырырга рөхсәт итмәде.

Истанбул хакимиятләре Төркиянең Хатын-кызлар платформасы оешмасының Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан урам җыены уздыру мөрәҗәтен кире кагуына карамастан Кадыкөй бистәсендә җыен һәм йөреш узды. Йөзләгән кеше хатын-кызларның социаль-икътисади хокуклары өчен көрәшүче оешманың символы булган шәмәһә әләмнәр күтәреп чыкты. Чара 45 минут чамасы дәвам итте. Полиция урам җыенын куып таратты, хатын-кызларга резин ядрәләр атылды.

Хатын-кызлар оешмасы мәгълүматларына караганда, 2015 елда 300ләп хатын-кызны иреннән аерылырга теләгәне яки эшкә чыгасы килгәне өчен үтергәннәр. БМОның хокуклар тигезлеге исемлегендә Төркия 138 урынның 77дә.

XS
SM
MD
LG