Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мари Ушем" оешманың 100 еллыгына акча сорый


"Мари Ушем" иҗтимагый оешмасы әләме
"Мари Ушем" иҗтимагый оешмасы әләме

Мари халкының "Мари Ушем" иҗтимагый оешмасы 100 еллыгы кысаларында үтәчәк чараларга хәйрия акчалары сорап мөрәҗәгать кабул итте.

"Мари Ушем" милли иҗтимагый оешма 100 еллыгына әзерлек өчен акча юклыгын белдереп, үз сәхифәсендә хәйриячеләргә мөрәҗәгать итте. Оешма "Мари Ушем" һәм Мари Иле республикасының 100 еллыгы алдыннан мари халкының үткәне һәм киләчәгенә багышланган фәнни-гамәли конференция уздырырга тели. Моннан тыш оешманың 1917-2017 еллардагы документларын туплаган ике томлы китап чыгару планлаштырыла.

"Бу бик зур эш кенә түгел, аңа зур акчалар кирәк. Җәмгыять ярдәме булмый торып моны башкара алмыячакбыз", диелгән мөрәҗәгатьтә. Белгечләр шулай ук республикада һәм марилар яшәгән башка төбәкләрдә тарихи-социаль-этонографик сәфәрләргә чыгарга ниятли.

Мари халкы берлеге "Мари Ушем" 1917 елның мартында оешкан. Мәдәниятне үстерү, мәктәпләрдә мари телен укытуны алга сөргән оешма 1918 елның декабрендә тыелган, 70 елдан соң гына яңадан торгызылган.

90нчы еллардагы милли күтәрелештән соң аның эшчәнлеге сүлпәнәя төште. Ул вакытта республика хакимиятләре үзләренә тугры "Мари Мер Канаш" оешмасын төзеде.

"Мари Ушем" республика җитәкчеләренең милли һәм мәгариф сәясәтенә тәнкыйть белдереп, алардан бәйсез эшләүче оешма.

XS
SM
MD
LG