Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугадагы балалар йортына кирәк-ярак алу өчен акча җыялар


"Новый дом" дигән социаль приютка кер юу машинасы, үтүк һәм урын-җирләре кирәк. Социаль челтәрдә акча җибәрү өчен хисап язылган.

Алабугада «Новый дом» дигән балалар һәм яшүсмерләр йортына кирәк-яракларга акча җыю башланган. Бу хакта «Вконтакте» битендә Булат Хәмидуллин яза.

"Кирәк булган әйберләрнең зур исемлегеннән без кер юу машинасы, ике утюг, балалар өчен урын кирәк-яраклары, дәфтәрләр, каләмнәр, китап тышлыкларына туктатылдык. Техник алу өчен хисап ачтык, калганнарын үзегез алып килә аласыз", диелә анда.​

Error rendering VK.

Элегрәк социаль челтәрләрдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортына памперслар җитми дигән хәбәр таралган иде.

XS
SM
MD
LG