Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша качакларны кабул итүдән баш тартты


Польшада качакларга каршы урам җыены, 2015 елның сентябре
Польшада качакларга каршы урам җыены, 2015 елның сентябре

"Бельгиядә террор һөҗүмнәреннән соң Польша качакларны кабул итә алмый", дип белдерде премьер-министр сүзләренә нигезләнеп, парламентның матбугат вәкиле.

Польша парламенты вәкиле Рафаль Боченекның "Польша качакларны кабул итә алмый" дигән сүзләрен Associated Press мәгълүмат агентлыгы китерә. Хөкүмәт Европа качаклар агымнарының иминлеккә тудырган куркынычына каршы тора алмас дип борчыла, диелгән бу хәбәрдә.

Премьер-министр Шидло радио эфирда үзенең бу сүзен раслады. "28 ил качакларны үзләрендә урнаштыру турында килеште, әмма мин аларны Польшага китерү мөмкинлеген күрмим", диде ул.

Тышкы эшләр министры Витольд Ващиковский "узган ел Польша 7000 качакны кабул итәргә тиеш иде, әмма аның саны азрак та булырга мөмкин", диде. Хакимиятләр күчеп килергә теләгән, белеме һәм һөнәре булган, иминлеккә куркыныч тудырмаган мигрантларны гына урнаштырырга тели.

Европа Берлеге чикләрен күзәтүче Frontex идарәсе мәгълүматларына караганда, 2015 елда Европага 1.8 миллион качак килгән. Аларның бер өлешен Европа Төркиягә җибәреп Әнкарага акча белән ярдәм итәчәк. Калганнарын берлек илләренә урнатшыру каралган.

XS
SM
MD
LG