Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода Ризаэтдин Фәхретдиннең "Тормыш юлым" китабы басылды


Ризаэтдин Фәхретдиннең "Тормыш юлым" китабы тышлыгы
Ризаэтдин Фәхретдиннең "Тормыш юлым" китабы тышлыгы

Ризаэтдин Фәхретдиннең "Тормыш юлым" китабы – башкорт һәм япон галимнәренең беренче уртак хезмәте.

Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре Марсиль Фәрхшатов, Рамил Булгаков Япониянең Киото университеты каршындагы Халыкара тел һәм дөньяны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре Масуми Исогай белән берлектә мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдиннең "Тормыш юлым" дигән китабын чыгарды. Бу хакта Башинформ белдерә.

Басма Токио университетында ислам региональ тикшеренүләр үзәгеннән көнчыгышны өйрәнүче галим Хисао Комацу тырышлыгы белән дөнья күрә.

56 битлык "Тормыш юлым" дигән китапны Ризаэтдин Фәхретдин 1905 елда Уфа шәһәрендә яза. Китап Татарстан милли архивында саклана.

Бу уникаль хезмәт бик сирәк чыганак һәм XIX гасырның икенче яртысында – ХХ йөзләрдә Идел-Урал төбәгендәге төрки-мөселманнарның эчке дөньясын ача, дип белдерелә. Авторлар китапта Фәхретдин телгә алган атмаларга һәм дәүләт оешмаларына аңлатмалар биргән. Хронологияне юлиан һәм һиҗри календарьда күрсәткән.

Токиода чыккан китапка инглиз һәм урыс телләрендә кереш сүз язылган. Бу басма башкорт һәм япон галимнәренең беренче уртак хезмәте булып тора.

XS
SM
MD
LG