Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт мөслимәләрен террорчы итмәкчеләр


Әлмәттә террор оешмасы әгъзасы дип тоткарланган Гөлия Мөхәммәтҗанова
Әлмәттә террор оешмасы әгъзасы дип тоткарланган Гөлия Мөхәммәтҗанова

Әлмәттәге бер фатирда җыелып канунсыз сөйләшүләр алып барган дип шикләнелгән яшь аналарны террор оешмасына керүдә гаеплиләр. “Хизб ут-Тәхрир”дә катнашуда гаепләнүчеләрнең күбесе төрмәгә хөкем ителә.

30 мартта Әлмәттәге өч хатын-кызның Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда шикләнелүе, аларга җинаять эше ачылуы хәбәр ителгән иде. Шуларның берсенең, Гөлия Мөхәммәтҗанованың ире Ренат Латыйфуллин Азатлыкка сөйләвенчә, 24 март көнне иртәнге алтыдан 11 гаиләдә тоткарлаулар, тентүләр, сорау алулар башланган.

“Алардан ун сәгатькә якын сорау алганнар, аннары эчке эшләр идарәсенә алып киткәннәр, ул анда кунып чыкты. Ә безнең дүрт һәм өч яшьлек ике кечкенә балабыз бар. Алар ул көнне анасыз калды. Икенче көнне мәхкәмә булды һәм аларны ике айга өй сагына алу карары чыгарылды. Менә хәзер аның аягына махсус электрон беләзек тагылган.

Хатынымны террор гамәлендә катнашуда гаеплиләр. 205нче маддәнең икенче өлеше. Бернинди дәлил дә юк, бары ниндидер яшерен шаһит сүзләренә генә таянганнар. Өйдә тентү булды, берни тапмадылар. Бездә бары мәчеттә сатыла торган китаплар гына бар. Аны алып киттеләр, компьютер, телефоннарны алдылар. Бу кешене элемтәсез калдыру өчен махсус эшләнәдер, күрәсең. Интернетка да чыгып булмый, шалтыратып та булмый.

Бу эш ниндидер ясалма, яшерен шаһит, яшерен мәгълүматлар. Нәрсәгә бәйләнергә белмәгәч, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына керә, дигәннәр. Коралсыз, бернинди куркыныч тудырмаган мөселманнар белән көрәш алып бару җиңел бит ул. Аларны төрмәгә утыртасың да аннары сиңа яңа дәрәҗә, яңа йолдыз. Чын җинаятьчеләр белән көрәшү авыррак. Ә ике кечкенә баласы булган хатын нинди террорда катнаша алсын инде? Алар өйдә утыра, балалар белән мәш килә. Тоткарланган башка хатын-кызларның да имчәк балалары бар дип ишеттем. Аларны ниндидер җинаятьтә гаепләү башбаштаклык. Минем хатыным бернинди дә "Хизб ут-Тәхрир"гә керми", ди ул.

Өй сагына алынган Гөлия Мөхәммәтҗанованың адвокаты Руслан Гарифуллин җомга көнне әлеге эш белән танышу өчен Әлмәткә юл тотты. Заманында Гарифуллин чиркәү яндыруда гаепләнгән Чистай мөселманнарын яклаган иде, әмма соңрак ул бу эштән читләштерелде.

Гарифуллин Азатлыкка әйтүенчә, Әлмәттә өй сагына алынган мөслимәләр яшерен рәвештә фатирда җыелып ислам динен дәгъват итү турында сөйләшкән диләр һәм аларны террор оешмасы әгъзасы булуда гаеплиләр.

“Хизб ут-Тәхрир” исламга дәгъват алып баруны максат итеп куя. Бернинди коралсыз, бары сайлаулар, конференцияләр, референдумнар ярдәмендә шәригатьне көндәлек тормышка кертүне, исламны халыкка таратуны үзмаксаты итә. Алар бит террор оешмасында катнашуда гаепләнә. Бу бит юридик яктан караганда, әлеге оешма хакимияткә каршы корал күтәрү, куркыту алып бара дигән мәгънәгә тиң. “Хизб ут-Тәхрир” идеологиясенә бу бөтенләй ят нәрсә. Бу террорны кылу өчен әле кораллар да кирәк бит. Бу бит көлке”, ди ул. “Хизб ут-Тәхрир” башка кайбер илләрдә тыелса да, бары тик Русиядә генә террорчы оешма буларак теркәлгән.

Әлмира Жукова һәм Руслан Гарифуллин
Әлмира Жукова һәм Руслан Гарифуллин

Гарифуллин әйтүенчә, “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашучыларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Соңгы елларда “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашучылар дип гаепләнгәннәрнең барысы да төрмә җәзасына хөкем ителә килде. Әле февраль аенда гына Чиләбедә Салават Хәбиров, Алфред Шаимов, Ринат Шәмсетдинов, Орифҗан Миров һәм Радик Кәбиров “Хизб ут-Тәхрир” әгъзалары булуда һәм экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп 5-17 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде.

Башкортстанда 2015 елда “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы әгъзалары булуда гаепләнеп башта дүрт, аннары сигез кеше төрмә җәзасына хөкем ителде. Дүртөйледән 40 яшьлек Илгиз Сәлахов оешманың төбәктәге җитәкчесе дип табылды. Ул террор эшчәнлегендә катнашуда һәм башкаларны да шуңа җәлеп итүдә гаепләнеп 10 ел ярымга, тагын берничә кеше 5-6 ел төрмәгә хөкем ителде.

Мәхкәмә оешманың яшерен эшчәнлек алып баруын, мәчетләрдә башка диннәргә нәфрәт уяту юлы белән оешмага яңа кешеләрне яллау белән шөгыльләнгәнен белдерде.

Казанда да “Хизб ут-Тәхрир”дә катнашуда гаепләнеп төрмә җәзасына хөкем ителүчеләр булды. Шуларның берсе – элекке “Әл-Ихлас” мәчете имамы Рөстәм Сафинга каршы гаепләү белдерү ике "яшерен шаһит" дәлилләренә нигезләнде. Гомумән, адвокат Әлмирә Жукова тикшерүләрнең ачык булмавыннан зарлана.

​"Бу эшләр, яшерен шаһитлар күрсәтмәсе нигезендә тикшерелә. Русиядә хәлифәт төзү бөтенләй тузга язмаган хәл. Шуңа аларны моның өчен гаепләү дөрес түгел дип исәплим", дигән иде ул.

Соңгы вакытта “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә Русия тарафыннан басып алынган Кырымда да шактый гына мөселманнар тоткарланды. Кырымдагы Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте сүзчесе Фазыл Амзаев аларның бары җәмәгатьчелеккә ислам кыйммәтләре турында гына сөйләвен әйткән иде.

“Европа илләрендә, Америка, Русия, Украинада безнең хәрәктнең бүлекчәләре булса да, без хәлифәт булдыру максатын куймыйбыз. Без бары тик җәмәгатьчелеккә ислам турында аңлату эшләре алып барабыз. Күбрәк мөселманнар белән эшлибез һәм аларны ислам кыйммәтләре кысаларында сакларга тырышабыз, ә мөселман булмаганнарга ислам һәм аның системы турында сөйлибез”, дигән иде ул.

Чаллыда Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" тарафдары дип гаепләнеп хөкем ителгән Булат Рәҗәпов элегрәк хиҗапны яклап, мөселманнарны кысуны, Коръән китабын тыюларны тәнкыйтьләп мәчетләрдә чаралар уздыруын сөйләгән иде.

“Шуның өчен безне экстремизмда гаепләмәкче булалар. Хәзер безнең илдә сүз дә әйтергә ярамый, син шунда ук экстремистка әйләнәсең”, дигән иде ул Азатлыкка.

“Хизб ут-Тәхрир” исемле сөнни сәяси оешманың үзәге Лондонда урнашкан. Бу хәрәкәт эшчәнлеге Русиядә 2003 елдан бирле тыелган. Хокук яклаучылар әлеге оешмага бәйле “экстремизм” гаепләве булган эшләрдә иминлек хезмәткәрләренең кануннарны бозып эш итүе күзәтелә дип белдерә.

XS
SM
MD
LG