Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәхкәмәсе Мәҗлес вәкилләренә чыгыш ясарга бирмәде


Акмәчеттә Кырымтатар Мәҗлесен экстремистик дип игълан итү һәм аны тыюга багышланган утырыш бара.

Кырым Югары мәхкәмәсендә Русия прокуратурасының Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеген экстремизмга тикшерү утырышы бүген дәвам итә. Утырышта катнашкан Мәҗлес вәкилләренең берсе Крым.Реалии сәхифәсенә Мәҗлес һәм Кырымтатар корылтае вәкилләренә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелмәде, дип белдерде.

Адвокат белән бергә чыгыш ясарга теләп, бу хакта мәхкәмәгә алдан мөрәҗәгать итүчеләр Мәҗлеснең Кырымда гына эшләгән иҗтимагый оешма булмавы сәбәпле, аның эшен Кырымда тикшерү дөрес түгел, дип дәлилләр әзерләгән иде. Мәҗлес вәкилләре оешма эше Русия Югары мәхкәмәсендә каралырга тиеш, дип саный.

Утырышта хөкемдарлар кырымтатар халкын Кырымның төп халкы итеп атамый, Мәҗлесне турында әйткәндә аның милли үзидарә оешмасы булуын танымый. Кырымтатар Мәҗлесен экстремистик дип игълан итү һәм аны тыюга багышланган утырыш 7 апрель башланды.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рефат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

XS
SM
MD
LG