Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Вәсилә Фәттахованы искә алу хәйрия концерты үтте


Вәсилә Фәттахова җырлары экранга чыгарылды
Вәсилә Фәттахова җырлары экранга чыгарылды

27 апрель көнне Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда арабыздан вакытсыз киткән танылган җырчы Вәсилә Фәттахова хөрмәтенә хәтер кичәсе-хәйрия концерты оештырылды. Анда Башкортстан белән Татарстанның төрле буын сәнгать осталары катнашты.

Әлеге хәйрия концерты булачагы турында февраль аенда ук игълан ителгән иде. 1 меңнән артык кеше сыйдырышлы мәдәният сараена билетлар күпкә алдан сатылып беткән. Шуңа күрә дә бу концерт башланыр алдыннан мәдәният сарае каршында йөзләрчә кеше артык билет сорап торды.

“Язлар саен” дип исемләнгән хәтер чарасын Вәсилә Фәттахованың якын дуслары һәм “Radus” студиясе әзерләгән. Татарстаннан да бу игелекле чарада катнашу теләген күпләр белдерә. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева әйтүенчә, әлеге искә алу чарасына килмичә булдыра алмаган.

“Вәсилә Фәттахованың таланты тумыштан бирелгән. Аның моңлы тавышын башка бер җырчыныкы белән дә бутап булмый. Әле озак еллар милләтебезгә үзенең бихисап популяр җырлары белән хезмәт итәсе олы йөрәкле шәхес иде ул. Бик үкенечле аның вафаты. Һаман да башка сыймый бу хәл”, ди Хәмдүнә ханым.

Тамашаны Казаннан килгән радио һәм телевидение алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм Уфадан Башкортстанның халык артисты Фирзәт Галиев алып барды. Алар хәтер кичәсен кайгы-хәсрәткә төрмәскә, ә киресенчә якты хатирәләрне искә төшереп алып барырга тырышты. Вәсилә Фәттахованың кешелек сыйфатлары хакында сүз күп яңгырый. Беркайчан да кешегә тавыш күтәрмәс, гайбәт сөйләп йөрмәс, ә гел ярдәмгә ашкынып торган изге зат иде ул, ди аның хакында истәлекләр белән уртаклашучылар.

Кичәнең нинди уңайдан оештырылуына асәсан андагы җырлар да нигездә моңлы, фәлсәфи, драматик. Тормыш, гомер агышлары, кеше язмышлары салынган аларның эчтәлегенә.

Концерт барышында Вәсилә Фәттахова башкарган иң популяр җырлар да яңгырый. Җырчының иң соңгы иҗат җимеше – “Ашыгасың” җырына язылган клип та күрсәтелә. Җырлар сәхнәдәге зур экранга чыгарылды. Тамашачыларның күзләренә яшь тамчылары эленде ул чакта. Кайберәүләр кушылып тын гына җырлап та утырды.

Хәйрия концертыннан кергән барлык акчалар да Вәсилә Фәттахованың гаиләсенә тапшырылачак. Аның ике баласы – 5 яшьлек улы Кәрим һәм үзе вафаты алдыннан гына дөньяга килгән кызы Камилә калды. Исегезгә төшерәбез, Вәсилә Фәттахова кызын тапканнан соң өзлегүдән быел гыйнвар азагында вафат булды.

XS
SM
MD
LG