Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда кырымтатарларга багышланган конференция үтәчәк


"Асаба кырымтатарлар: исән калу стратегиясе һәм хокукларны тәэмин итү" дип аталган конференциядә кырымтатар һәм халыкара белгечләрнең эшлекле фикер алышуы булачак, дип хәбәр ителә.

БМОда асаба халыклар мәсьәләләренең даими форумы кысаларында кырымтатарларга багышланган конференция узачак. Ул "Асаба кырымтатарлар: исән калу стратегиясе һәм хокукларны тәэмин итү" дип атала. Бу хакта кырымтатар лидеры, Украина президентының кырымтатар эшләрендә вәкиле Мостафа Җәмилев матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бу чара БМОның асаба халыкларга багышланган 15нче даими сессиясе вакытында Нью-Йоркта 10 майда узачак. Кырымтатар һәм халыкара белгечләрнең эшлекле фикер алышуы булачак", дип белдерелә.

12 майда Европарламентта Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга багышланган дебатлар узачагы хәбәр ителгән иде.

Русия Кырымны аннексияләгәч Украина һәм халыкара хокук яклау оешмалары ярымутрауда Украина яклыларның һәм кырымтатарларның хокуклары бозылуны гел хәбәр итеп тора. Әмма Мәскәү куйган Кырым хакимияте һәм Кремль бу гаепләүләрне кире кага.

20 апрельдә Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары Нильс Мужниекс Европа Шурасының парламент ассамблеясы сессиясендә ясаган чыгышында Кырымда кеше хокуклары, аерым алганда татарларга булган басымга борчылу белдергән иде.

2014 елның 20 февралендә Украина Югары Радасы Русиянең Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуын рәсми игълан итте. 2015 елның 7 ноябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман имзалады.

Русия Кырымны аннексияләгәч Украина һәм халыкара хокук яклау оешмалары ярымутрауда Украина яклыларның һәм кырымтатарларның хокуклары бозылуны гел хәбәр итеп тора. Әмма Мәскәү куйган Кырым хакимияте һәм Кремль бу гаепләүләрне кире кага.

2014 елның 20 февралендә Украина Югары Радасы Русиянең Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуын рәсми игълан итте. 2015 елның 7 ноябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман имзалады.

Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүнең һәм басып алуның кануный булмавын танып, Русиянең бу гамәлен гаепләде. Көнбатыш илләр шул сәбәпле Русиягә чикләүләр кертте. Русия Кырымны басып алуны кире кага һәм "тарихи гаделлекне кире кайтару" дип саный.

XS
SM
MD
LG