Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшь гвардия"нең Татарстан бүлеге башлыгы Динар Бариев праймериздан баш тарта


Татарстанда дүрт министр “Бердәм Русия” праймеризында катнашудан баш тарткан иде инде.

"Бердәм Русия" фиркасенең яшьләр оешмасы булган “Яшь гвардия”нең Татарстан бүлеге башлыгы Динар Бариев Дәүләт думасына намзәтләрне билгеләячәк праймеризда катнашмаячагын белдерде. Фирка аның теркәлүен гамәлдән чыгарган, дип яза "Коммерсант". Праймеризда катнашмау ниятен Бариев "Яшь гвардия" эшләре күплеге белән аңлаткан. Татарстан бүлеген ул узган ел ахырыннан бирле җитәкли.

Ай башында Татарстан хөкүмәтендәге дүрт министр Русия Думасына сайлауда "Бердәм Русия" праймеризыннан чыгару үтенече белән гариза язган иде. Алар: Юстиция министры Лариса Глухова, вице-премьер – Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, вице-премьер – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. Министрлардан кала Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та праймеризда катнашудан баш тартты. Министрлар бу хәлне вакытлары булмау белән аңлатты.

Праймериз Татарстанда 22 май көнне 560 сайлау урынында үтәчәк. Анда 63 кеше катнаша.

XS
SM
MD
LG