Accessibility links

"Крым.Реалии" сайты Русиядә тыела


Русия аннексияләгән Кырым прокуратурасы элгәре "Крым. Реалии"ны экстремистик эшчәнлектә шикләнелә, дип белдергән иде.

Русия оккупациясендәге Кырымда прокурор Наталья Поклонская Русиядә "Крым.Реалии" сәхифәсенә керү тыела дип белдерде. "Кырым прокуратурасы тарафаннан, Роскомнадзор туплаган мәгълүмат нигезендә бу проектка керүне тыю чаралары күрелә", ди Поклонская.

"Крым.Реалии" сайты Русиядә 11 майдан бирле ачылмый. Русия Баш прокуратурасы 2015 елның 25 сентябрендә сайтка керүне чикләү, 30 сентябрендә исә аны тыю карарын кабул иткән. Роскомнадзор бу карарны 2006 елгы федераль канунның 15.3 маддәсе нигезендә ("Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматне саклау" турында) кабул иткәнен белдерде. Әлеге канун тәртип бозуга, экстремизм һәм урам җыеннарында катнашырга чакырган мәгълүмат бастырган сайтларны тыярга мөмкинлек бирә.

19 апрельдә Русия контролендәге прокурор Поклонская "Крым.Реалии"ны тыю өчен материаллар әзерләнүен белдергән иде.

"Крым.Реалии" Русия Кырымны аннексияләгәч "Азатлык/Азат Европа" радиосы тарафыннан ачылган иде һәм ул Кырымга кырымтатар, украин һәм рус телләрендә мәгълүмат бирүче сәхифә буларак эшли.

"Азатлык/Азат Европа" радиосының баш мөхәррире Ненад Пейич Русия прокуратурасының "Крым.Реалии" сәхифәсенә керүне ябу карарын "Русия һәм Кырымдагы укучыларны аннексия турында хакыйкатне белүдән тыю тырышлыгы" дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG