Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада нефть һәм газ химиясе форумында импортны алмаштыру мәсьәләләре карала


Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов форумда катнашучыларны тәбрикли
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов форумда катнашучыларны тәбрикли

Уфада нефть һәм газ химиясе Русия форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр” XXIV халыкара күргәзмәсе үз эшен башлады.

Дүрт көн дәвам итәчәк җыенда Русиянең күп төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Германия, Беларус һәм башка илләрдән нефть һәм газ химиясе ширкәтләре үз техникалары һәм яңа технологияләре үрнәкләре белән катнаша. Беренче эш көне Башкортстан күргәзмәләр комплексының ЭКСПО мәйданында башланды.

Соңгы ике елда кертелгән санкцияләр сәбәпле, нефть һәм газ тармагы ширкәтләренә дә хәзер яңа икътисади һәм сәяси шартларда эшләү таләп ителә. Импортны үзебездә җитештерелгән тауарлар, корылмалар һәм технологияләр белән алмаштыру шарт. Җыенны ачу тантанасында чыгыш ясаучылар инвестицияләрнең яңа юнәлешләрен табу кирәклегенә басым ясый. Ил төбәкләре арасында үзара хезмәттәшлекне җанландыру да бик мөһим.

Илдә нефть һәм газ химиясе тармакларын үстерүнең яңа стратегиясен булдыру хәстәрлекләре күрелә, ди Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов. Элекке елларда уйланган проектларга яңа күзлектән карау кирәк.

Русия нефть һәм газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль үз чыгышында импорт техникасын һәм технологияләрен алмаштыруга игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясады. Аның өчен илдә барлык мөмкинлекләр дә бар, тик теләк кенә кирәк, дип белдерә ул.

Форумда һәм халыкара күргәзмәдә Татарстаннан да байтак ширкәтләр һәм оешмалар катнаша. “Татнефть” компаниясе вәкилләре заманга яраклашып эшләргә омтылуын әйтә. “Татнефть” сәүдә-техник йорты директоры урынбасары, техник фәннәр докторы Иван Калачев Татарстанның нефть һәм газ тармагын үстерүдәге уңышлары башкаларга да үрнәк булуын белдерә. Ел саен яңа ширкәтләр ачыла һәм нәтиҗәле эшли, ди ул.

Форум барышында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар да оештырылачак. Киңәшмә барышында шулай ук төрле килешүләр имзалау да каралган. Җомга көнне, форумда катнашу өчен, Уфага Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков та килә. Ул көнне Русия төбәкләре җитәкчеләре катнашлыгында форумның пленар утырышы үтәчәк.

XS
SM
MD
LG