Татарстанның федераль казнага 91,3 миллиард сум бурычы бар. Дәүләт рейтинг агентлыгы ясаган хисаптан күренгәнчә, беренче урында Краснодар крае (145,3 млрд.сум) тора, аннан соң Мәскәү (139,2 млрд.сум) һәм Мәскәүөлкәсе (98,7 млрд.сум) килә.
РБК язуынча, Русия субъектларының федераль казна алдында гомум бурычы 1,5% арткан һәм 2,35 триллион сумга җиткән.