Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлау яклы булуын белдерде


Эрдоган Русия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләрне җайлау өчен Мәскәүнең нәрсә таләп итүен аңламавын әйтте.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлау теләге барлыгын, әмма Мәскәүнең “беренче адым”ны Анкара ясарга тиеш дигән сүзне аңламавын әйтте. Эрдоган журналистлар алдында 31 май көнне чыгыш ясады һәм шунда "пилот хатасы"ннан соң Русиянең Төркия белән элемтәләрне өзүен искәртеп узды.

Эрдоганның чыгышына Русия президенты Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песковның әйткән сүзләре сәбәп булды. Песков ике яклы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен Төркия “беренче адымны” ясарга тиешлеген әйтте.

Анкара Русия очкычы Төркия чиген узды дип бәреп төшерелгән очкыч өчен гафу үтенүдән баш тарта, Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

Әлеге хәлдән соң, Русия ягы Төркиягә каршы чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG