Accessibility links

Кайнар хәбәр

Могилевта Кырым Русиянеке итеп күрсәтелгән глобуслар сатудан алынды


Беларусның "Громада" социал-демократик фиркасе рәисе урынбасары Игорь Борисов мөрәҗәгатеннән соң хакимиятләр дөнья җәмәгатьчелеге генә таныган хариталарны сату мәсьәләсе белән шөгыльләнә башлаган.

Беларусның Могилев шәһәрендә Кырым Русиянеке итеп күрсәтелгән глобуслар сатудан алынды. Еuroradio.fm хәбәр итүенчә, Могилев өлкәсе башкарма комитетының сәүдә идарәсе шәһәрләргә Кырымның кайда булуы дөнья җәмәгатьчлеге кабул иткәнгә каршы килгән сәяси хариталар һәм глобусларны сатуны туктатырга киңәш иткән.

Беларусның "Громада" социал-демократик фиркасе рәисе урынбасары Игорь Борисов мөрәҗәгатеннән соң хакимиятләр бу сорау белән шөгыльләнә башлаган.

Глобусларны Польшаның "ZACHEM-GŁOWALA" ширкәте җитештергән. Әлеге ширкәт директоры Кшиштоф Глобала: "Ширкәт Русия базарын югалтмас өчен ярымутрауның билгеләнүе дөреслеккә бик үк туры килмәгән глобуслар чыгарды", дип белдерә.

Гыйнвар аенда АКШның Украинадагы илчелеге Coca-Сola ширкәте җитәкчелегенең социаль челтәрләрдә Кырымны Русиянеке итеп күрсәткән стильләштерелгән харитасын куеп язма бастырган өчен рәсми гафу үтенүен белдергән иде. Coca-Сola җитәкчелеге сүзләренчә, бу хаританы бәйсез оешма ширкәт белән килештермичә ясаган булган.

XS
SM
MD
LG