Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев телевидениедә ясаган чыгышында 5 июнь Актүбә һөҗүмнәрен "ялган дини һәм радикал агымнар тарафдарлары оештырган" дигән фаразны кабатлап "террорчыларга каршы иң кискен чаралар күрелергә тиеш", "корал тотып кеше үтергәннәр үлем җәзасына хөкем ителергә тиеш", дип белдерде. Назарбаев һөҗүмне оештыручылар "чит илдән өйрәтелгән" диде.
"Дәүләт сәясәте һәм кануннарыбызның либерал булуыннан файдаланып, кемдер хакимиятнең ныклыгын сынарга теләде. Без экстремистларны һәм террорчыларны көч белән бастырыр өчен иң кискен чараларны кулланачакбыз. Моның өчен дәүләтнең көче һәм барлык мөмкинлекләре бар. "Төсле революцияләр" уйдырма урам җыеннары, үтерүләр, хакимиятне бәреп төшерү омтылышыннан башлана - моны барыбыз да беләбез. Бу ишарәләр бездә дә барлыкка килде", диде Назарбаев.
Президент халыкны, сәяси һәм иҗтимагый оешмаларны бердәмлеккә чакырды. Революцияләр булган илләрдә "дәүләт тә, тотрыклылык та юк, бары тик ярлылык һәм бандитлык, экстремистлар һәм террорчылар өчен шартлар бар", диелде.
5 июнь Актүбәдә бер төркем кораллы кешеләр ике корал кибетен талады һәм Милли гвардиянең хәрби бүлегенә һөҗүм итте, нәтиҗәдә 20дән артык кеше һәлак булды. Хакимиятләр моны террор гамәле дип атады.