Accessibility links

Кайнар хәбәр

1918 елдан бирле чыккан "Московская правда" басмасы интернетта гына калачак


Мәскәү метросында, 1982 ел
Мәскәү метросында, 1982 ел

Акча булмау сәбәпле 300 мең данә тираж белән чыккан "Московская правда" нәшер ителмәячәк.

"Московская правда" 1 июльдән басма рәвештә чыгуны туктата, аны интернетта гына укып булачак. Баш мөхаррир Шод Муладжанов моның сәяси сәбәбе юк, дип белдерде.

"Без элек тә хакимиятләрне тәнкыйтьли идек, моннан соң да тәнкыйтьләячәкбез", диде Муладжанов. Басмада эшләгән журналистларның күбесе аның интернет сәхифәсен эшләячәк. "Московская правда" 1918 елдан бирле чыга иде. Аның соңгы тиражы 300 мең данә булды.

XS
SM
MD
LG