Accessibility links

Кайнар хәбәр

УЕФА Русия футбол берлеген штрафка тартты


Русия җанатарларын расизмда һәм уеннар вакытында пиротехника куллануда гаепләделәр.

УЕФА - Европаның футбол ассоциацияләре берле 11 июнь Марсель шәһәрендә русияле җанатарларның тәртипсезлекләрдә катнашуы сәбәпле Русия футбол берлеген 150 мең евро штрафка тартты. Аннан да кала, Европа футбол ассоциацияләре берлегендә тагын җанатарлар тәртип бозган очракта Русия такымы Европа-2016 уеннарыннан тулысынча читләштереләчәк дип белдерелде. 11 июньдәге хәл өчен Русия такымына вакыты кичектерелгән читләштерү игълан ителде.

Марсельдә Русия һәм Британия җанатарлары бәрелешендә 30дан артык кеше тән җәрәхәте алды, кайберләренең хәле авыр. Марсель прокуратурасында Русиядән махсус өйрәнү узган 150дән артык футбол хулиганы килде дип белдерелде.

Сишәмбе 29 русияленең Европа чемпионаты вакытында тәртип бозу мөмкинлеге сәбәпле Франциядән чыгарып җибәреләчәге билгеле булды. Алар арасында "Рубин"ның фан-клубы лидеры да бар, дип яза Sntаt.ru.

XS
SM
MD
LG