Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүгә 65 урын бүленгән


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов КФУда фәннәрне татарча укытачак белгечләр әзерли башлыйлар, дип белдерде. Математика һәм физиканы татарча укыту әле хәл ителмәгән.

Казан федераль университетында быел беренче мәртәбә аерым фәннәрне татар телендә укыта торган педагоглар әзерләүче төркем эшли башлый. Бу турыда Татарстан хөкүмәтендә 15 июнь узган брифингта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

"Узган елда бу башлангычны Чаллы пединституты хуплап алган иде. Казан федераль университеты өчен бу яңа әйбер. Республиканың педагогик көллиятләрен тәмамлап чыккан белгечләр турыдан-туры шушы төркемгә кереп, укуларын дәвам итә ала", диде Фәттахов.

Аерым фәннәрне татарча укытучак мөгаллимнәрне әзерләү Татарстан Республикасы дәүләт телләрен үстерү программасы кысаларында башкарылачак.

КФУның беренче проректоры Рияз Миңзарипов белдергәнчә, татар теле укытучыларының төп өлешен Татарлык һәм төркилек Югары мәктәбендә (Высшая школа татаристики и тюркологии) әзерләячәкләр – моның өчен быел 65 урын бүлеп бирелгән. Ә башка дәресләрне укытачак мөгаллимнәр – мәсәлән, физика, математика укытучыларын әзерләү ничек башкарылачагы әлегә хәл ителеп бетмәгән, хәзерге вакытта КФУ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә шуның концепциясен эшләү белән мәшгуль.

Казан Дәүләт Университеты федераль статусын алгач, университеттан әкренләп татар юнәлеше кысрыклап чыгарыла башлады. Мәсәлән, узган ел КФУ татар телендә математика фәнен укыткан мөгаллимнәрне әзерләү эшен акча булмау сәбәпле туктатты. КФУ үз эченә Татар дәүләт һуманитар педагогика институтын да йоткач, республикада фәннәрне ана телендә укыткан белгечләрне әзерләүче югары уку йортлары калмады.

Бүген КФУдагы татар һәм төрки халыклар тарихы белгечләрен әзерләү Татарстан кесәсеннән башкарыла. Моңа кадәр КФУ җитәкчелеге татарлык дөнья күләмендә әллә ни кызыксыну уяткан юнәлеш түгел дип ышандырырга тырышты. Фәннәрне татарча укутучыларны әзерләү карары мәгълүмат чаралары һәм татар җәмәгатьчелеге тудырган шау-шудан соң кабул ителде. Казанда Татар факультеты һәм кафедрасы таркатылуына борчылуны Германиянең Кавказ, татар һәм төрки тикшеренүләр институты галимнәре дә белдерде.

XS
SM
MD
LG