Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Дөньяда һәр 113нче кеше качак


Әфганстанда качаклар лагере. 2013
Әфганстанда качаклар лагере. 2013

20 июнь дөньяда качаклар көне үткәрелә. Дөньядагы качакларның яртысы Сүрия, Әфганстан һәм Сомалидан китүчеләр.

Узган ел низаглар һәм сугышлар сәбәпле 65 миллион кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 6 миллионга күбрәк. 65 миллионның өчтән бере качаклар, ә калганнары күченергә мәҗбүр булганнар. БМОның качаклар эшләре агентлыгы моның рекорд саннар икәнен белдерә. Агентлык дөньядагы һәр 113нче кешенең качак булуын ассызыклый. Качакларның яртысы Сүрия, Әфганстан һәм Сомалидан китүчеләр.

Качакларның күпчелеге Европада алга киткән, бай илләргә, мисал өчен, Швеция һәм Германиягә урнашырга тели.

20 июньдә дөньяда качаклар көне үткәрелә. "Гражданское содействие" комитеты башлыгы, хокук яклаучы Светлана Ганнушкина качаклар көне уңаеннан Мәскәүдә дә чаралар узачагын һәм анда Русиядән китәргә мәҗбүр булганнарның хәлләре тикшереләчәген белдерә.

XS
SM
MD
LG