Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ефәк юлы" халыкара ралли Казан-Уфа аша уза


"КАМАЗ-Мастер" "Ефәк юлы" ярышында. 2011 ел
"КАМАЗ-Мастер" "Ефәк юлы" ярышында. 2011 ел

"Ефәк юлы" Русия финанс кыенлыклары кичергән чорда үтәчәк. Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Мәрданов: "Башкортстан турында иң матур хатирәләр калсын өчен барысын да эшләргә тиешбез", ди.

"Ефәк юлы" узышына старт 8 июльдә Мәскәүдә бирелә. Узышлар Русия, Казакъстан һәм Кытай аша үтә. Марафон барлыгы 15 этапка бүленгән. "Татарстанга юл тотып" исемле беренче 853 чакрым араны үткәннән соң тәүге тукталыш Казанда булачак дип белдерелә.

Икенче көнне раллида катнашучылар Уфа тарафына юл ала. "Башкортстан киңлекләре" исемле бу этапның озынлыгы 626 чакрым. Чарада катнашучылар бер кич Уфада ял иткәннән соң Казакъстанга таба юл ала. Финиш 24 июль Пекинда була. Марафончылар 16 көндә 10 мең чакрым юл узарга җыена.

"Республикада моңа кадәр андый халыкара чараның узганы юк иде әле. Марафонда 35 ил вәкилләре булачак. Без аларда Башкортстан турында иң матур хатирәләр калсын өчен барысын да эшләргә тиешбез", диде Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Мәрданов.

Чарага килгән машиналар Уфа һава аланында тукталачак. Анда 1650 кеше өчен чатырлар һәм тирмәләр шәһәрчеге оештырыла. 350 кеше Уфа һава аланы кунакханәсе һәм Президент Отель кунакханәләрендә тукталачак.

Уфада 22 июнь үткән үзышка багышланган чарада Башкортстан брендын тарату, юлларда бал, кымыз, чәк-чәк сату урыннарын булдыру турында да сүз булды.

Утырышта КамАЗның мәгълүмат сәясәте җитәкчесе Владимир Самойлов та катнашты. Самойлов Русиягә булган чикләүләрне телгә алды, бу чарага сәяси төсмер биреп: "Раллида французлар да катнаша. Чараны дөньяның барлык алдынгы илләре күзәтәчәк. Шуңа бу гади марафон гына түгел, ә сәяси чара. Без анда үзебезне лаеклы итеп күрсәтергә тиеш", диде.

2015 елның 15 октябрендә Парижда "Ефәк юлы-2016" раллиен тәкъдим итү чарасы узган иде. 2015 елның 16-17 декабрьләрендә Пекинда да рәсми тәкъдим итү чарасы һәм матбугат очрашуы оештырылды. Анда Франция экипажлары да катнашу теләге белдергән иде. Алар өч Peugeot машинасында катнашырга җыена.

Раллида Кытай вәкилләре дә катнашачак. Дөрес, аерым машинада түгел, ә "Дакар" раллие өчен эшләнгән КамАЗ машинасын йөртүче һәм штурманы Кытай ватандашлары булса, механигы Русиянеке булачак. Чарада башка илләрнең спортчылары да катнашуы ихтимал, чөнки гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә.

"Ефәк юлы" Русия финанс кыенлыклары кичергән чорда үтә. Русиянең "КамАЗ-мастер" узышу такымы җитәкчесе Владимир Чагин: "Ефәк юлы"нда катнашу өчен көч-хәл белән акча юллыйбыз, ә менә "Дакар"га әзерләнергә финаслар юк", дигән иде. "Дакар-2017" ярышлары Парагвай, Аргентина һәм Боливия аша узачак.

XS
SM
MD
LG