Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида Ил-76 һәлакәткә очраган урында мәетләр табылды


Урмандагы янгыннарны сүндерүче Ил-76 очкычы радарлардан 1 июль көнне югалды.

Иркутски өлкәсендә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил-76 очкычы һәлакәткә очраган урында экипаж вәкилләренең дүртенчесенең мәете табылды. Бу хакта ТАССка министрлык штабында белдергәннәр. Элегрәк өч мәетнең табылуы турында хәбәр ителгән иде.

Эзләү эшләре дәвам итә. Һәлакәт нәтиҗәләренә күрә, экипажның барлык ун кешесе дә үлгән дип фаразлана.

Урманда янгын сүндерүдә катнашкан Ил-76 очкычы радарлардан 1 июльдә югалды һәм бүген Казан вакыты белән 2.00дә Рыбный Уян авылыннан дүрт чакрым көньяккарак табылды. Шунда ук ике кара тартманың берсен тапканнар.

Очкыч тулысынча диярлек янып беткән, бары койрык өлеше генә калган.

XS
SM
MD
LG