Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча хатлар-тәбрикләмәләр иң элек үземә кирәк иде"


Энҗе Садыйкова һәм аның студиясе чыгарган татар телендә котлау хатлары
Энҗе Садыйкова һәм аның студиясе чыгарган татар телендә котлау хатлары

Казанда татар телендә матур тәбрикнамәләр бастырган "Хатлар йорты" студиясе эшләп килә. Азатлык аның җитәкчесе Энҗе Садыйкова белән заманча татар тәбрикнамәләренә күз салды.

Берничә ел элек татар телендә язылган тәбрикнамәләр, котлау кәгазьләрен күз алдына китерү дә авыр иде. Хәзер исә туйларга, туган көннәргә, башка шатлыклы вакыйгаларга да күпләп татар телендә котлау, тәбрикләү хатларын, конвертларын табып була.

Бу эшләрне башкарган иң уңышлы студия, "Хатлар йорты" проекты интернетта эшләп килә. Моннан тыш әлеге студиянең продукциясен дистәгә якын төрле сәүдә урынында да табып була. Бу эшне башлап җибәргән Энҗе Садыйкова сүзләренчә, татарча тәбрикләмәләр язу популяр була ала. Моның өчен заманча, зәвыклы итеп эшләргә, дөрес итеп халыкка җиткерә белергә кирәк.

Энҗе университетта укыта. Моннан тыш фотосурәтләр төшерү белән актив шөгыльләнә. Аның иҗат җимешләрен махсус сайтта күреп була. Күпкырлы эшчәнлеге турында Энҗе Садыйкова безгә үзе сөйләп бирде.

–​ Энҗе, беренче чиратта укучыларыбызны үзегез белән таныштырып китсәгезче.

– Мин Казан кызы. 155нче татар гимназиясен тәмамладым. КФУның Көнчыгыш телләрен өйрәнү институтында белем алдым. Төрек теле һәм әдәбияты белгече мин. Ярты ел элек үз белгечлегем буенча КФУда укыта башладым. Төрек теле буенча гамәли дәресләрне алып барам.

Рамазан аена чыгарылган махсус котлау хаты
Рамазан аена чыгарылган махсус котлау хаты

​–​ "Хатлар йорты" студиясен кайчан һәм ничек башлап җибәрдегез?

– Тел өйрәнүдән тыш, күңелем-җаным белән мин - иҗат кешесе. Мәктәп елларыннан ук "Ялкын" журналына яза килдем. Публицистика, очерклар, хәтта ике повесть та яздым. Өченчесен исә үзем өчен, дуслар өчен генә, дус кызым белән бәхәскә кереп, бер ай дәвамында язып бетердем һәм дусларыма һәвәскәр рәвештә бастырып бүләк иттем (әсәр күптән генә түгел, 31 декабрьдә язылып бетте).

Без бик киң колачлаганыбызны аңлап, бер генә һәм үзебезчә иң отышлы тармакка басым ясарга булдык - ул да булса фото.

Мәктәпне тәмамлап, университетка күчкән чакта мин язудан җәһәт кенә фото сәнгатенә күчтем. Ул вакытта КФУда фототүгәрәк ачылган гына иде. Шулай итеп репортажларда кулымны чарладым, аннары портрет жанрына гашыйк булдым. 2011 елда, үземнән дә сорамыйча, бер фотомны "Ялкын"ның тышлыгында бастырдылар. Шул очраклы хәлдән соң, инде менә ничә ел рәттән "Ялкын" тышлыкларын төшерәм. Театр белән "интрига" булып алды. Әле дә хисләр сүнми. Актерлар белән фотоидеяләремне чынга ашырырга бик яратам. Иң күп төшергәннәрем, якын дусларым: Камал театры актерлары Ләйсән Фәйзуллина һәм Фәнис Җиһанша.

Шушы бөтен кызыксынулар мине "Татар Балы" дип аталган нәни генә портал ачарга этәрде. Ул тыйнак кына Вконтакте челтәрендә яшәде. Берничә кыю, үҗәт, яхшы мәгънәдә тиле егет-кыз бергәләшеп кызыклы микслар ясый башладык. Яздык, видео-сюжетлар төшердек, бәхәсләр ачтык, очрашулар үткәрдек, хәтта күргәзмәбез дә узды. Нәтиҗәдә без бик киң колачлаганыбызны аңлап, бер генә һәм үзебезчә иң отышлы тармакка басым ясарга булдык - ул да булса фото. Һәм "Кәрәз клуб" дип аталган беренче татар фотомәктәбен ачтым. Мәктәпкә инде ике ярым ел. Хәзерге көндә 5нче курс бара.

Error rendering VK.

Бу фикерне азмы-күпме аякка бастыргач, минем янә сүзгә гыйшкым тынгы бирми башлады. Һәм мин фотография (визуаль сәнгать) белән сүзне ничек тә кушырга, яңа проект ачарга дигән уй белән яна башладым. Үзеннән үзе, табигый рәвештә - "Хатлар йорты" проекты туды.

–​ Бу матур котлау хатларын кемнәр ясый? Сез ничә кеше?

– Төркемебездә дүрт кеше эшли, үз дизайнерыбыз, мөдиребез, пиар белгечебез бар. Моннан тыш, читтән торып шрифт язучылар һәм иллюстраторлар белән эшләүне җайга салып йөрибез. Хатларны басмаханәдә бастырабыз.

–​ Бу котлау хатлары белән кызыксыну зурмы? Кеше күп аламы? Гомумән, сатып алу эшен сез ничек оештырдыгыз, интернеттан аларны алып буламы?

Хәзер безнең унлап җирдә тәбрикләмә-хатларыбыз тора.

– Баштарак аларны ярминкәләрдә һәм интернет аша гына саттык. Хәзер исә безнең унлап җирдә тәбрикләмә-хатларыбыз тора. Аеруча популярлык казанган сату урыннарыбыз – Бауман урамында урнашкан Татарстан китап нәшриятының ике кибете һәм яшьләр яратып өлгергән Штаб. Аллага шөкер, кызыксыну зур! Халык яратып кабул итте. Безне гел эзлиләр, сорыйлар, яңа тәбрикләмәләр өчен идеяләр биреп, илһамландырып торалар.

Индивидуаль заказлар да кабул итәбез. Еш кына туйга индивидуаль чакыру заказлары килеп тора. Соңгылары арасыннан, Уфа каласына җибәргән чакыру хатларын һәм театр актерларына ясаган индивидуаль чакыру кәгазьләрен атап узар идем.

Милли рухлы котлау хатлары
Милли рухлы котлау хатлары

Иң кызыгы ярминкәләрдә, әлбәттә! Чөнки монда без халык белән йөзгә-йөз очрашабыз! Аның тәэсирен күрәбез, сорашабыз, тыңлыйбыз! Безнең өчен гаҗәеп файдалы чара бу. Әйтик, "Биби" белән тәбрикләмә ясагач, аңларлармы, кабул итәрләрме дип борчылган идек. Ярминкәдә тәкъдим итүгә үк, бер урта яшьләрдәге ир-ат килеп, дусларыма таратам дип бөтенесен алып китте! Ә күптән түгел узган ярминкәдә Биби ролен башкарган Фирдәвес апа Әхтәмова кызының дусты килеп чыгып, махсус аңа Италиягә җибәрәм дип алды.

–​ Татар телендә тәбрикнамә язышу гадәте бармы? Сезнеңчә, конвертларда татарча язышу популяр була аламы?

Барлык яхшы бизнес, беренче чиратта, үзеңә кирәк булганнан туа.

– Барлык яхшы бизнес, беренче чиратта, үзеңә кирәк булганнан туа диләр. Бу хатлар-тәбрикнамәләр иң элек үземә кирәк иде! Мин кечкенәдән хатларга гашыйк. Кечкенә чакта мин "Ялкын" белән беррәттән балалар өчен чыга торган "Миша" дигән рус журналын ала идем. Анда хат алышу бите бар иде. Ягъни адресыңны язып җибәрәсең, сиңа бөтен Русиядән җавап хатлары килә. Мин дә сигез яшемдә адресымны юлладым. Бер заман иллеләп хат килә башламасынмы?! Петербурдан да, Амур өлкәсеннән дә... Кем белән генә язышмадым мин! Кайберәүләре белән әле дә элемтәдә торабыз.

Ник соң әле моны башкаларга да тәкъдим итмәскә дигән уйдан башланды да китте.

Яшүсмер чакта берара сүнеп торды бу эш, елга 3-4не генә яза идем. Ике ел элек, янәдән кабынып, туган-дусларга үземнең дизайн-фотоларым белән Photoshop ярдәмендә тәбрикләмәләр ясап, бәйрәмнәргә 30лап тәбрикләмә җибәрә башладым. Ә Кайбычта яшәүче журналист, бик якын дустым Раилә Хәялиева белән ике ел дәвамында хат алыштык. Мин һәр хат өчен дизайн ясап, махсус чыгару урынына барып, бастырып җибәрә идем. Һәм... ник соң әле моны башкаларга да тәкъдим итмәскә дигән уйдан башланды да китте. Хәзер менә зурдан кубып йөрибез! Сөендерә, Аллага шөкер!

Заманча итеп эшләсәң, зәвыклы итеп эшләсәң, дөрес итеп халыкка җиткерә белсәң - популяр була ала!

–​ Postcrossing хатлар алышу проекты турында беләбез. Сезнеңчә, аны татарча оештырып булыр идеме?

Посткроссинг фикерен бик яратам, хөрмәт итәм бу идеяны, күп кенә төркемнәрдә үзем дә катнашам, күзәтәм, фильмнар карыйм. Әлегә эшләр күп, бу фикер әле үз чиратын көтә...

–​ Сезнеңчә, татарлар арасында сәнгать, дизайн, фото ясау һәм башка мондый шөгыльләр таралсын өчен нишләргә кирәк? Татар телен бу өлкәдә үстереп буламы?

– Мин татар телен үстерү максаты белән янмыйм да. Күп кеше миндә моны никтер күрә. Мин нибары үземә ошаган шөгыльләрне үз телемдә эшли бирәм. Барысы да бик гади.

Хөрмәтле укучылар! Татар телендә күпсанлы матур котлау хатларын Вконтакте челтәрендә карап була.

XS
SM
MD
LG