Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Татарстан оппозициясе басмасын яклап чыкты


12 июль Татарстан Югары мәхкәмәсе оппозициянең мәгълүмат чарасын теркәмәүдә Роскомнадзорны гаепләп эшне кире Вахитов районы мәхкәмәсенә кайтарырга кушты.

Татарстан Югары мәхкәмәсендә апрель аенда тапшырылган Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына шикаять каралды. Хөкемдар Илья Сычев оппозициянең өч вәкиленең мөрәҗәгатен кәнәгатьләндереп алар тапшырган эшкә өстәмә тикшерү таләп итте һәм аны кире Вахитов районы мәхкмәсенә җибәрде. Илья Новиков, Марсель Шәмсетдинов һәм Борис Фанюк (Дәүләт думасына ПАРНАС фиркасе вәкилләре) бер елдан артык үз мәгълүмат чарасын терки алмый.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2015 елның маеннан бирле Роскомнадзор аларның документларын дүрт тапкыр кире каккан. Соңгы тапкыр активистлар Роскомондазорны Югары мәхкәмәгә шикаять иткән.

“Үзебезнең мәгълүмат чарасы безгә сәяси көрәш өчен кирәк”, диде Азатлыкка Борис Фанюк. “Аны теркәп, дәүләт органнарына безне кызыксындырган сорауларны юллый алачакбыз, алар безгә җиде көндә җавап бирергә тиеш була.” (Мәгълүмат чарасы мөрәҗәгать иткәндә рәсми даирәләр 7 көндә, ватандашлар мөрәҗәгать иткәндә 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш – ред.)

XS
SM
MD
LG