Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айтуганова Казан мөселман киносы фестивале башкарма мөдире итеп билгеләнде


Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

Фестиваль кысаларында бәйгедән тыш татар классиклары Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмов, Муса Җәлил иҗатларына багышланган картиналар да күрсәтеләчәк.

Казанда ел саен уза торган халыкара мөселман киносы фестиваленә яңа җитәкче итеп "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында күп еллар эшләгән Миләүшә Айтуганова билгеләнде. Бу хакта фестивальне оештыру комитеты хәбәр итә. Айтуганова 2016 елның июненә кадәр "Татарстан-Яңа Гасыр"да генераль директор урынбасары һәм продюсер вазифасын башкарды.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваль кысаларында бәйгедән тыш татар классиклары Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмов, Муса Җәлил иҗатларына багышланган картиналар да күрсәтеләчәк.

50 илдән 700 дән артык режиссер һәм продюсер Казанга килергә теләк белдергән. Бәйгегә кыска һәм тулы метражлы уен һәм документаль, анимацион фильмнардан кала, "Яшь Русия" дип аталган яңа номинация дә кертелгән. Бу юнәлештә яшь режиссерларның төрле жанрдагы фильмнары ярышачак. Фестиваль фильмнары open air форматында ачык һавада күрсәтү дә яңалык булып торачак, дип белдерә оештыручылар.

Фестивальне ачу тантанасы "Пирамида" күңел ачу үзәгендә, ә ябу Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасында булачак.

XS
SM
MD
LG