Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Владимир Путин Олимпиада ачылышына бармый


Владимир Путин һәм Дмитрий Песков
Владимир Путин һәм Дмитрий Песков

Кремль Халыкара Олимпия комитетының Бразилиядәге халыкара уеннарга Русия спорт түрәләрен аккредитацияләмәүгә "кызганыч белдерә" .

Русия президенты Владимир Путин Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5-21 августта узачак Олимпиада ачылышына бармаячак. Бу хакта аның сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Песков сүзләренчә, "эш графигы сәбәпле" Рио-де-Жанейрога бару планлаштырылмаган.

Песков Халыкара Олимпия комитетының Бразилиядәге халыкара уеннарга Русия спорт түрәләрен һәм министр Виталий Мутконы аккредитацияләмәүгә Кремльнең "кызганыч белдерүен" әйтә.

24 июль Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпида-2016да Русия атлетларына катнашу мөмкинлеге биреп аларга шартлар куйды.

Русияләр WADA таләпләренә туры килгән допингка сынау үткән вакытта гына Олимпиадада чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алганчы спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG