"Мемориал" хокук яклау үзәге Дагыстандагы Хасавюртның "Көнчыгыш" мәчете имамы Магомеднәби Магомедовны сәяси тоткын дип белдерде. Имам 8 апрельдә нәфрәт уяту һәм терроизмга чакыру маддәсе нигезендә сак астына алынды.
"Мемориал" мөрәҗәгатендә Магомедовның 5 февраль вәгазендә террорга чакыру булмаган, ә имамның хокук саклау оешмаларын тәнкыйтьләве - ул һәр ватандашның хокукы, дип белдерелә.
"Мемориал" имамның мәчетләрне саклау өчен тырышуын, сәләфиләрне эзәрлекләүгә каршы булуын, яшьләрне канунсыз кораллы оешмаларга кермәскә үгетләвен дә әйтеп уза.
Магомедов өстеннән мәхкәмә утырышы 26 июльгә билгеләнгән.