Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин белән Эрдоган 9 августта Петербурда очраша


29 июнь Эрдоган һәм Путин телефоннан сөйләшкәндә туризмда һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында килешкән иде.

Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган 9 августта Петербурда очраша. Бу хакта Төркия вице-премьеры Мәхмәт Шимшекка сылтама белән ANADOLU AGENCY хәбәр итә.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та бу хәбәрне раслаган. "Төркия президенты сәфәре килештерелде. Очрашу 9 августта булачак", дигән Песков ТАССка.

Элгәре Путин белән Эрдоган Казанда очрашырга мөмкин дигән хәбәрләр дә булган иде.

2015 елның ноябрендә Төркия Русия очкычын бәреп төшергәннән соң Мәскәү Әнкара белән бөтен мөнәсәбәтләрне өзде, Русиядә Төркиягә юлламалар сату тыелды, җиләк-җимеш, азык-төлек кертү чикләнде. 29 июнь Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Русия президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә туризмда һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында килешкән иде.

XS
SM
MD
LG