Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов ноябрьдә АКШка җыена


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә президент Рөстәм Миңнехановның АКШка сәфәре програмы тикшерелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ноябрьдә АКШның Калифорния штатына сәфәргә җыена, дип белдерә Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге.

Шул уңайдан Кушма Штатларның Русиядәге илчелегенең икътисад бүлеге һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге хезмәткәрләре президент сәфәре програмын тикшергән.

Очрашу вакытында Татарстан турында видео язма күрсәтелгән, илчелек хезмәткәрләренә республиканың икътисади мөмкинлекләре, техно-парклары, эре сәнәгать ширкәтләре тәкъдим ителгән.

Миңнеханов Питтсбургта татарлар белән очраша. 2012 ел, сентябрь
Миңнеханов Питтсбургта татарлар белән очраша. 2012 ел, сентябрь

2012 ел 3-5 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләре рәсми сәфәр белән АКШның Питтсбург шәһәрендә булды. Ул вакытта Татарстан хөкүмәте белән Carnegie Mellon University (CMU) арасында меморандум имзаланды. Татарстанда мәгълүмати технологияләр белгечләре әзерли торган халыкара мәгариф үзәге ачу турында сүз булды. Миңнеханов Питтсбургта татарлар белән очрашып, аларның да бу проектта да катнаша алуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG