Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски халкы шәһәрдә мәчет төзүгә каршы имза җыя 


Омскидагы яңа мәчет проекты
Омскидагы яңа мәчет проекты

Омск өлкәсе губернаторы һәм Омски шәһәре башлыгы исеменә язылган мөрәҗәгатькә берничә көн эчендә бер меңнән артык имза куелган.

Интернетта мөрәҗәгатьләргә имза җыя торган Change.org сәхифәсендә Омски шәһәрендә яңа мәчет төзүгә каршы петиция барлыкка килде.

Аның авторы Павел Халев мәчетнең халык күп йөри торган җирдә куелуы шәһәрдә яшәүчеләрнең бу җиргә хуҗа булу тойгысын киметә, туган җирләре белән горурлык хисенә хилафлык китерә дип саный. Аныңча, Омски мөселман шәһәре түгел, шулай булгач, анда яшәүчеләр мәчет яныннан узып киткәндә үз җирләре өчен хурлану хисе кичерәчәк.

“Бу объектның күпчелеге мөселман булмаган кешеләрнең күзенә даими чалынып тора торган урында урнашуы – хурлыклы хәл. Мәчетне бу урында төзү карарын гамәлдән чыгаруны һәм мөселман булмаган кешеләр җыела торган башка урынннарга куярга да рөхсәт бирмәвегезне таләп итәбез”, - диелгән петициядә.

Берничә көн элек урнаштырылган петиция бер меңнән артык имза җыйган. Ул Омск өлкәсе губернаторы Виктор Назаров һәм Омски шәһәре башлыгы Вячеслав Двораковский исеменә язылган.

Төзеләсе мәчет Урал арты төбәгендә иң зур иман йорты булыр дип исәпләнә. Ул Омскида эшләп килүче Җәмигъ мәчетеннән 2,5 тапкыр зуррак. Мәчеткә 2,5 гектар җир бүлеп бирелгән. Алтын гөмбәзле һәм дүрт манаралы мәһабәт бина шәһәрнең Архитекторлар бульварында, Мега сәүдә йорты каршында калкып чыгачак. Мәчетне биш елда аякка бастырмакчылар. Ике катлы, 1200 кешелек мәчет проекты июль башында төзелеш шурасында тәкъдим ителеп хупланган иде.

2010 ел җанисәп нәтиҗәләренә күрә Омскида 20 меңләп татар яши, бу шәһәр халкының 1,9 процент чамасы. Омски өлкәсендә 42 меңләп татар яши санала.

Бу көннәрдә Омскида икенче бер четерекле мәсьәлә – Ермакка һәйкәл кую тирәсендә тарткалаш бара. Себертатар оешмалары, Дөнья татар конгрессы бу һәйкәл шәһәрдә милләтара киеренкелек тудырачак дип аны куймауны сорап өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG