Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә 2019 елга 8 меңнән артык галимне эштән җибәрергә мөмкиннәр


Русия Фәннәр академиясендә үзгәрешләргә каршы протест чарасында катнашучы
Русия Фәннәр академиясендә үзгәрешләргә каршы протест чарасында катнашучы

"Фән һәм технологияләр үсеше" програмына акча кимегәнгә киләсе елга 3,5 мең фәнни хезмәткәр кыскартылырга мөмкин.

Русиядә "Фән һәм технологияләр үсеше" програмына акча җитешмәгәнгә 2019 елга 8 меңнән артык галимне эштән җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта "Газета.ру" Мәгариф министрлыгы документларына сылтама белән хәбәр итә.

"Газета.ру" мәгълүматларына күрә, Русия бюджетыннан бүленә торган акча кимиячәк. 2015 елда ул бюджетның 0,98 процентын тәшкил итсә, 2019 елга 0,87 процентка кадәр кимиячәк.

Русиянең фәнни оешмалар федераль агентлыгы 2019 елга сигез меңнән артык фәнни хезмәткәрне хезмәт хакы исемлегеннән төшереп калдырырга җыена. Киләсе елга 3,5 мең кеше кыскартылачак, дип яза "Газета.ру".

Июль ахырында йөздән артык галим Русия президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар Русиянең фәнни оешмалар федераль агентлыгын кискен тәнкыйтьләде һәм фәнне "эзлекле деградациядән" саклап калу өчен чаралар тәкъдим итте. Аерым алганда, галимнәр фундаменталь фәнне дәүләт приоритеты исемлегенә кертүне, фәнни оешмалар федераль агентлыгын хуҗалык эшләре өчен генә җаваплы итеп калдырырга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG