Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 август Мәскәүдә "Яровая кануннары"на каршы митинг үтә


26 июль Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы митингка 300ләп кеше җыелды
26 июль Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы митингка 300ләп кеше җыелды

26 июль Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да "террорга каршы" дип белдерелеп әзерләнгән үзгәрешләргә каршылык чаралары үтте.

Мәскәүдә "Яровая кануннары"на каршы митинг 9 август "Сокольники" паркында узачак. Мәскәү хакимиятләре һәм митнгны оештыручылар әнә шул карага килгән. Башта оештыручылар чараны Яуза капкасы янында үткәрергә җыенган иде, әмма хакимиятләр бу тәкъдимне кабул итмәде.

Мәскәүдә митинг 26 июль көнне үтәргә тиеш иде. Әмма хакимиятләр документлар тәртиптә түгел дип кире какты. 26 июль Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, "террорга каршы" дип белдерелеп әзерләнгән канунга үзгәрешләргә каршылык чаралары үтте.

Әлеге үзгәрешләрне Русия президенты Владимир Путин 7 июль көнне имзалады. Бу үзгәрешләр арасында күп кеше катнашында булачак чараларны "әләкләмәгән өчен" җинаять җаваплылыгы да карала. Аннан да кала операторлар телефоннан бөтен сөйләшүләрне, хәбәр алышуларны саклап барырга тиеш.

Дини эшчәнлеккә чикләүләр кертелә. "Дин һәм намус иреге турында"гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Киләчәктә дини йолаларны бары тик гыйбадәтханәләрдә генә үткәрү мөмкинлеген күзаллый бу үзгәреш.

XS
SM
MD
LG