Accessibility links

Кырым-Украина чик капкалары чикләүсез эшли башлады


"Каланчак", "Чонгар", "Чаплинка" чик капкалары инде ике якка да эшли. Кешеләрне һәм машиналарны үткәру бик әкрен генә бара.

Русия Кырымның эшчәнлеге чикләнгән өч чик капкалары аша кешеләрне һәм машиналарны янә ике якка да үткәрә башлады. Бу турыда Азатлыкка Украина чик буе хезмәте башлыгы Олег Слободян белдерде.

"Оккупантлар чик капкаларының барысын да иртәнге 4:30 кинәт кенә ачып җибәрде. "Каланчак", "Чонгар", "Чаплинка" аша кешеләрне һәм машиналарны үткәру бик сүлпән бара", - диде Слободян.

Чик буе нокталарында чират көткәндә кимендә 7 кеше зыян күргән. Русиянең чик капкаларын ябып торуы аркасында кешеләр тәүлек буе чират көтәргә мәҗбүр булган. Аларның авыр шартларга түзә алмыйча хәлләре начарайган, кайберләре исә һуштан язган.

Русия Федераль иминлек хезмәте бүген чик капкаларындагы чикләүләрнең сәбәпләрен ачыклады. ФСБ белдерүендә әйтелгәнчә, Кырымда Украина саклану министрлыгының агентура челтәре тарафыннан әзерләнгән террор гамәлләренә киртә куелды.

"7 август төнендә Әрмәни Базар (Армянск) шәһәрендә шартлауларны әзерләүче бер төркем табыла. Аларны тоткарлаганда Русия ФСб хезмәткәре һәлак булды", - диелә хәбәрдә.

Украина Саклану министрлыгы исә әлеге ФСБ белдерүен "провокация" дип атады.

XS
SM
MD
LG