Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин президент администрациясе башлыгын алыштырды


Сергей Иванов
Сергей Иванов

Илбашы Сергей Ивановның башка эшкә күчерелүен үзе сораганын һәм президент администрациясе башлыгы вазыйфасында эшләвеннән канәгать булуын белдерде.

Владимир Путин Сергей Ивановны президент администрациясе башлыгы вазыйфасыннан алды. Аның урынына Ивановның урынбасары Антон Вайно билгеләнде, диелә Кремль белдерүендә.

Сергей Ивановка исә Русия президентының табигатьне саклау, экология, транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле вазыйфасы бирелде.

Путин әйтүенчә, Иванов башка эшкә күчерелүен үзе сораган һәм аның урынына Антон Вайноны куярга киңәш иткән. Илбашы президент администрациясе башлыгы вазыйфасында эшләгәндә Ивановтан канәгать булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG