Accessibility links

Кайнар хәбәр

Могерини Русия һәм Украинаны низаг кискенләшүеннән сак булырга чакырды


Элегрәк шундый белдерү белән АКШ вице-президенты Джо Байден чыккан иде.

Европа Берлеге башлыгы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Фредерика Могерини Русия һәм Украинаны низагның кискенләшүенә китерергә мөмкин гамәлләрдән сак булырга чакырды. Бу хакта Европа Берлеге тышкы хезмәте белдерүендә әйтелә.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белән телефон сөйләшүендә Могерини туган хәлне бары тыныч юл белән генә хәл итеп булуын әйтте. Ул Мински килешүен истә тотарга кушты. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Донбастта низагны җайлау өчен "норманд сөйләшүенең" инде мәгънәсен күрмәвен белдергән иде.

Европа Берлеге илләре Русия белән Украина арасындагы хәлнең кискенләшү мәсьәләсен киләсе чәршәмбе көнне Европа Берлегенең сәясәт һәм иминлек комитеты утырышында тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG