Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски өлкәсендә мигрантларга мәктәпләрдә һәм таксида эшләү тыелды


Русия мәктәбендә мигрантлар балалары
Русия мәктәбендә мигрантлар балалары

Ширкәтләр чит ил ватандашларын өч ай эчендә эштән чыгарырга тиеш.

Новосибирски өлкәсендә чит ил ватандашлары якында укытучы, такси, автобус йөртүчесе, сәркатип һәм тәрҗемәче булып эшли алмаячак. Өлкә губернаторы бүген чит ил ватандашларына эшләргә тыелган белгечлекләр исемлегенә кул куйды. Анда барлыгы 16 һөнәр телгә алына.

Чит ил кешеләренә шулай ук балык тоту, аучылык белән шөгыльләнү, файдалы казылмаларны чыгару, финанс, хокук яклау өлкәләрендә эшләү тыела. Тагын бер тыелган өлкә - балалар ризыгын һәм диетик азык-төлек җитештерү.

Әлеге өлкәләрдә эшләүче чит ил ватандашлары 3 ай эчендә эштән алынырга тиеш. 2015 елда Новосибирски өлкәсенә башка илләрдән ун меңгә якын кеше килде. Нигездә алар Казахстан, Украина, Таҗикстан ватандашлары.

XS
SM
MD
LG