Кубадагы АКШ төрмәсе Гуантанамодан 15 тоткын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте карамагына җибәрелде. Бу Барак Обаманың 2009 елда АКШ президенты булганнан соң Гуантанамодан чыгарылган иң зур тоткыннар төркеме. Кубадагы төрмәне ябу - Обаманың сайлау алды вәгъдәләренең берсе иде.
АКШ Дәүләт департаменты тоткыннарны кабул итүләре өчен Гарәп Әмирлекләренә рәхмәт әйтте. "Төрмәнең эшләп килүе Вашингтонның беректәшләре белән мөнәсәбәтләренә зыян сала һәм экстремистларны көчләү гамәлләренә этәрә" - диелә департамент белдерүендә.
Пентагон хәбәр иткәнчә, әлеге вакытта Гуантанамода 61 тоткын бар. Төрмә 2002 елда Джордж Буш президентлыгы вакытында "Әл-Каида" белән бәйле булуда шикләнгән кешеләрне сораштыру һәм тоту өчен ачылган иде.