Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов өлкәсендә шахтерлар хезмәт хакларын таләп итеп ачлык игълан итте


Ростов өлкәсендәге Гуково шәһәре шахтерлары хезмәт хакларының түләнүен таләп итә
Ростов өлкәсендәге Гуково шәһәре шахтерлары хезмәт хакларының түләнүен таләп итә

Бөлгенлеккә төшкән "Кингкоул" ширкәте 100гә якын шахтерларга 300 миллион сумнан артык акча бурычлы.

Ростов өлкәсендәге "Кингсоул" ширкәтләр төркемендә эшләүче шахтерлар хезмәт хакларын таләп итеп ачлык игълан итте. Ширкәтнең бурычы 300 миллион сумнан артык исәпләнә. Бу турыда РИА агентлыгына Русия күмерчеләр һөнәри берлегенең вәкиле хәбәр иттте. Ачлыкта 60тан артык кеше катнаша, ләкин хезмәт хакларының түләнүен йөздән артык шахтер көтә.

Бөлгенлеккә төшкән "Кингкоул" ширкәтенә дүрт шахта керә. Аларның эшчәнлеге әле туктатылган. Ширкәтнең баш мөдире Владимир Пожидаев исә хезмәт хакын айларча түләмәгән өчен 12 августтан сак астына алынган.

Бөлгенлек канунына күрә, бурычларны түләү бөлгенлеккә төшкән ширкәтнең мөлке сатылганнан соң оештырылачак.

XS
SM
MD
LG