Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиянең җир тетрәү булган төбәкләрендә гадәттән тыш хәл кертелде


Җир тетрәү булган шәһәрләрдә җимерекләрне сүтәләр
Җир тетрәү булган шәһәрләрдә җимерекләрне сүтәләр

Күпме кеше билгелесез югалганын яки җимерекләр астында калганын әле беркем дә төгәл әйтә алмый.

Италия хөкүмәте җир тетрәүләрдән зыян күргән төбәкләрдә гадәттән тыш хәл кертте. Һәлакәттә 250гә якын кеше үлгәне хәбәр ителә. Җир тетрәгән төбәкләргә 50 миллион евро күләмендә беренче ярдәм бүленде һәм шунда яшәүче халыкка салым түләүдә ташламалар каралды, дип белдерә илнең премьер-министры Маттео Ренци. Аның сүзләренчә, җимерелгән авыл-шәһәрләрне дәүләт тергезәчәк.

Чәршәмбегә каршы төндә Италиянең үзәк өлешендә 6,2 балл белән исәпләнгән җир тетрәү булды. Аның үзәге Аматриче (Умбрия) шәһәре тирәсенә туры килгән. Ким дигәндә 250 кеше һәлак булган. 215 кеше коткарылган, 365е яраланган. Күпмесе хәбәрсез югалган яки җимерекләр астында калаганын әлегә төгәл әйтеп булмый. Меңнәрчә кеше йортсыз калган һәм чатырларда яки машиналарда йоклый.

Көне-төне барган коткару эшләрендә 6000 тирәсе кеше катнаша. Җир тетрәү мәдәни-тарихи мирас булып саналучы 293 объектка да зыян салган, дип белдерә Италиянең мәдәният һәм туризм министры.

2009 елда көчле җир тетрәү Италиянең Л'Акуила шәһәрендә булган. Анда 300дән артык кеше үлгән иде.

XS
SM
MD
LG