Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәкнең Кытай илчелеге янындагы шартлауда өч кеше яраланган


Бишкәкнең Кытай илчелеге яны шартлаудан соң
Бишкәкнең Кытай илчелеге яны шартлаудан соң

Бомба куелган машина илчелек капкасына бәреп кереп шартлаган, йөртүчесе һәлак булган.

Бишкәкнең көньягында – Кытай илчелеге янында шартлау булган. Бомба куелган машина илчелек капкасына бәреп кергән һәм шартлаган. Рәсми мәгълүматларга караганда, йөртүче һәлак булган, илчелекнең өч хезмәткәре яраланган. Алар арасында Кытай ватандашлары юк.

Шартлау урынында тикшерү эшләре бара. “Әлегә моны кем оештырганын әйтергә иртә”, - ди Кыргызстан вице-премьеры Жениш Разаков. Шулай ук ул илдә иминлек чаралары көчәйтеләчәк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG