Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә күпчелектә кырымтатар балалары укыган мәктәптә кырымтатар теле инкарь ителде


Кырымтатар балалары күпчелектә укыган гимназиядә 1 сентябрь бәйрәме.
Кырымтатар балалары күпчелектә укыган гимназиядә 1 сентябрь бәйрәме.

Акмәчәттәге сәләтле балалар өчен гимназиядә күпчелектә кырымтатар балалары укыса да, бәйрәм тантанасында кырымтатарча бер сүз дә әйтелмәде.

Акмәчәттәге сәләтле балалар өчен гимназиядә (180 укучы) 70-80 % кырымтатар укучылары укыса да 1 сентябрьдә ни өчендер бер сүз дә кырымтатарча яңгырамады, җыр да ишетелмәде, милли бию дә, бер көй дә булмады. Бу гимназиянең сценариенда хәтта кырымтатарча котлауга да бер ике җөмлә табылмаган. Чара Русия, Кырым гимннарыннан башлап тик урыс телендә барды.

Сәхнәдән яңгыраган “Славься Русь, великая Россия, наша светлая страна” кебек текстларны укучыларга, әлбәттә, тоттырганнар иде. Мондый рухта башлаган 1 сентябрьнең тантаналы җыелышы ахыргача шулай урыс телендә барды. Урыс, инглиз телләрендә җырлар яңгырады, вальс та булды, ә менә купчелекне тәшкил иткән кырымтатар балалары хәрмәтенә бер җыр да, биюдә, сәләмләү дә булмады. Ә бит бу гимназиянең җитәкчесе Украина заманыннан бирле кырымтатары була, кырымтатар укытучылары да монда шактый.

Моны линейкада катнашкан әти-әниләр дә сизде. «Ни өчен кырымтатарча бер нәрсә юк» дигән борчылу сүзләр ишетелде. Бәлки кырымтатарча җырлаучы табылмагандыр дигән фикер башка килгәндә линейкада булган бер укучының әнисе бу фикерне дә юкка чыгарды.

“Балама бер җыр әзерләп кил, җырларсың дип кушты укытучысы. Балам кырымтатар җырыны әзерләп утырды. Линейкага бер көн калганда мәктәпнең ике мөдир урынбасары (завуч), бер мөгаллим балаларны аерым бүлмәгә чакырып җырлаттылар. Завучлар исә: “Юк кирәкми, иртәгә Магариф министрлыгыннан киләләр, өченче җырга вакыт булмас” дип баламның чыгышын тыйдылар. Без бит чын сәбәбен аңлыйбыз инде”, - диде. Ә аның янында торган бер әни: “Алар безне үзебезне тәләмиләр, җырларыбызны да тәләмиләр”,- дип өстәде.

Бу гимназия төрекләрдән калган мәктәп. 2014 елда Русия Кырымны басып алгач барлык төрек укытучыларын Кырымнан китергә мәҗбүр иттеләр. 2015 елда Төркия Русия очкычын бәрәп төшергәннән соң монда атнага бер сәгәть бирелгән төрек теле дәрәсләре дә бетерелде. Бәлки гимназиянең статусы да инде урыс телледер, ул бер вакытта да кырымтатар гимназиясы да булмады, ләкин монда укучыларның күпчелеге кырымтатар балалары.

XS
SM
MD
LG