Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда үтерелгән журналист Федор Кулагинны cоңгы юлга озаттылар


Федор Кулагин
Федор Кулагин

Башкортстан журналистлары 2 сентябрьдә Гафури районының "Звезда" газеты журналисты Федор Кулагинны cоңгы юлга озатты. 25 августта югалган һәм күптән түгел мәете табылган Кулагинның җеназасында катнашучылар аны үтерүчене табып җәзага тарту кирәклеген әйтте.

Башкортстанның Гафури районында 25 августта югалган һәм күптән түгел үле килеш табылган журналист Федор Кулагинны соңгы юлга озаттылар. Дуслары, якыннары һәм хезмәттәштәре аны бик җылы искә алып чыгыш ясады һәм гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итте.

Башкортстанда үтерелгән журналист Федор Кулагинны cоңгы юлга озаттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Полиция белдерүенчә, “Звезда” район гәзите мөхәррире Федор Кулагинның башына авыр әйбер белән сукканнар. Бу җинаятьне кылуда шикләнелүчеләр дә бар, ләкин аларның исемнәре әйтелми.

Мәрхүмнең танышлары үтерүне Кулагинның җәмәгать-сәяси эшчәнлеге белән бәйли. Федор Кулагин район шурасы депутаты булган, ә август уртасыннан Гафури районы шурасы рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

Шул ук вакытта аның белән бергә эшләүчеләр мөхәррирләрен бик тыныч, җәнҗалларда катнашмый торган кеше буларак сыйфатлый.

Федор Кулагин 1955 елда туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1991 елдан бирле “Звезда” гәзите мөхәррире булып эшләгән.

XS
SM
MD
LG