Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай музеен төзекләндергәндә экспозицияләрне яңарту каралмаган


Казанда Габдулла Тукай музее
Казанда Габдулла Тукай музее

Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе Казанда Тукай музеенда инженер тикшеренүләре уздыру һәм эш кәгазьләрен әзерләү өчен бәйге игълан итте.

Казанда элек Шамил йорты дип аталган, хәзер Тукай музеен төзекләндерү өчен Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе бинада инженер тикшеренүләре уздыру һәм эш кәгазьләрен әзерләү өчен бәйге игълан итте. Аңа 6 млн сум акча карала. Төзекләндерү эшләренә тагын бүленәчәк, әмма экспозицияләрне яңарту турында әлегә сүз бармый. Бу хакта Азатлыкка Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова белдерде.

"Тукай музееның экспозицияләр концепциясен яздык, гыйльми рецензияләрне уздык, музейның нинди буласын күзаллау бар", ди Нәҗипова. Әмма боларның барысының да кайчан тормышка ашачагы, билгеле түгел икәнлеген дә әйтә.

Бәйге документларыннан күренгәнчә, 1903 елда төзелгән 932,5 квадрат метрлы модерн стилендәге ике катлы әлеге бинага капиталь ремонт ясалачак. Ишегалды да төзекләндереләчәк һәм яшелләндереләчәк. Капиталь ремонтка бинаның нигезен ныгыту, диварларын, түбәләрен ремонтлау, инженер челтәрләрен алыштыру һәм гидроизоляцияләү керә. Шулай ук паркет идән, баскычлар, бинаның тышы төзекләндереләчәк, тәрәзә-ишекләр алыштырылачак. Ремонт эшләре быел башланачак, ләкин кайчан тәмамлануы һәм моңа күпме акча бүленәчәге хәбәр ителми.

Быел Габдулла Тукай тууына 130 ел тулды. Бу нисбәттән әдәби-мәдәни чаралар узды. Кырлайда һәм Кушлавычта Тукай белән бәйле музейлар төзекләндерелде, әмма Тукай музеена тотынучы булмады.

Азатлыкка Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Тукай юбилее алдыннан төгәлләнмәгән эшләргә артык борчылу белдермичә: "Чаралар ел буе дәвам итәчәк", дигән иде.

Сибагатуллин Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

XS
SM
MD
LG