Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә июль фетнәсендә катнашуда шикләнелгән 105 хәрби имам тоткарланган


16 июльдә Төркиядә хәрби түнтәрелеш талпынышы булды
16 июльдә Төркиядә хәрби түнтәрелеш талпынышы булды

Моннан тыш илнең хәрби-һава көчләреннән 66 офицер һәм 7 сержант эштән куылган.

Төрек махсус хезмәтләре июль аенда узган фетнәдә катнашуда шикләнелгән 105 хәрби имамны тоткарлаган. Бу хакта The Daily Mail хәбәр итә.

Имамнарны 17 вилаятьтә кулга алганнар. Хокук саклау органнарында белдерүләренчә, алар Фәтхулла Гүлән тарафдарлары булган һәм аның оешмасында мөһим вазифалар башкарганнар.

Моннан тыш илнең хәрби-һава көчләреннән 66 офицер һәм 7 сержант эштән куылган. Төркиянең саклану министрлыгы "эштән алу мәсьәләсенә җаваплы карадык, үз халкына тугры булган солдатлар хезмәтләрен дәвам итә”, - дип беледрә.

Бүгенге көнгә төрек кораллы көчләреннән барлыгы 4524 кеше эштән куылган. Алар арасында 151 генерал да бар. Күпләре тикшерү астында.

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакмият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2,1 меңнән артык кеше яраланды.

Төркия җитәкчелеге фетнәне оештыручы дип АКШта яшәүче танылган имам Фәтхулла Гүләнне саный. Гүлән гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG