Accessibility links

Ходорковский Путинга көндәш сайлау проектын эшләтеп җибәрде


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Исемлектә ПАРНАС җитәкчесе Михаил Касьянов, коррупциягә каршы көрәш фондын булдырган Алексей Навальный, "Яблоко" фиркасе лидеры Григорий Явлинский һәм башкалар бар.

Дүшәмбе Михаил Ходорковскийның "Путин урнына" дип аталган проекты эшли башлады. Ходорковскийның максаты – 2018 елда булачак президент сайлауда Владимир Путинга көндәш барлау.

Матбугат очрашуында Ходорковский бу проектның ничек эшләвен аңлатты һәм шул ук исемдәге сайтта күзәтеп булачак, дип белдерде. Анда мөмкин намзәтләр исемлеге урнаштырылган һәм аларга тавыш биреп булачак. Җиңүчене тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып жюри сайлап алачак.

Исемлектә ПАРНАС җитәкчесе Михаил Касьянов, коррупциягә каршы көрәш фондын булдырган Алексей Навальный, "Яблоко" фиркасе лидеры Григорий Явлинский һәм башкалар бар, дип хәбәр ителә.

Бәяләүче белгечләр арасында Владимир Кара-Мурза Младший, депутат Дмитрий Гудков, публицист Станислав Белковский ди бар. Ходорковский үзе сайлауга чыкмаячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG