Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский Татарстандагы урысларны якларга чакыра


Владимир Жириновский Думада чыгыш ясый, 2016 ел.
Владимир Жириновский Думада чыгыш ясый, 2016 ел.

16 сентрябрь көнне Либерал-демократик фирка башлыгы, атаклы Русия сәясәтчесе Владимир Жириновский ЛДПРның рус мәсьәләсен ни өчен күтәргәнен аңлатканда, Татарстандагы урысларның хәлен мисал итеп китерде.

"Эхо Москвы" радиосы эфирында чыгыш ясаганда, ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский фиркасенең рус мәсьәләсен күтәрүенә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, Русиядә русларны милләт буларак якларга кирәк. Аларның хәлләре бигрәктә милли республикаларда мөшкел икән.

Мисал итеп ул, Кавказ республикалары белән бергә, Татарстанны да китерде.

"Мин татарларны һәм Татарстанны күпме яратсам да, анда бер кайчан да рус кешесе президент булмаячак!" дип белдерде ул.

Сүзен дәвам итеп, ул Татарстанда урыс милләтеннән булган кешеләрне министр һәм башка җитәкче урыннарга билгеләмиләр, дип тәнкыйтьләп алды.

Икенче тискәре мисал итеп ЛДПР җитәкчесе Татарстанда урысларның татар теленә мәҗбүри өйрәтүләен атады.

Шулай итеп Владимир Жириновский сүзләренчә, Татарстандагы урысларга кадрлар сәясәте һәм татар телен мәҗбүри өйрәнү мәсьәләсендә басым ясала һәм аларның хокукларын яклау кирәк икән.

Белешмә

Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан хөкүмәтенең 29 әгъзасы арасында 6-сы - урыс һәм башка милләтт вәкиле. Татарстан парламенты рәисе, урынбасарлары һәм парламент сәркәтибеннән торган биш кешелек иң югары җитәкчелек арасында өчесе - урыс һәм башка милләт вәкиле.

Татар теле Татарстанда дәүләт теле итеп кабул ителгән, ул Татарстан һәм Русия кануннары нигезендә, мәктәпләрдә рус теле белән тигез күләмдә, мәҗбүри фән буларак укытыла.

XS
SM
MD
LG